Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны котлау

2022 елның 13 мае, җомга

15 май-Халыкара гаилә көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кадиров Рәфхәт Гарипович һәм Рәшидә Мингалеевнаны 60 ел бергә тормыш иткэн юбилейлары, бриллиант туйлары белән котладылар.

Нык һәм тату гаилә Олы Тигәнәле авылында яши. Рәфхәт Гарипович гомере буе туган совхозы “Разумовскийда” тракторда эшли, Татарстан Республикасының атказанган трактористы исемен йөртә.

Рәшидә Мингалеевна 15 ел тәрбияче булып, аннан 20 елдан артык шул ук совхозда пешекче булып эшли. Матур һәм тырыш гаилә ике ул тәрбияләп устерә, хэзер инде аларның биш оныклары һәм биш оныкчыклары бар!

Бу чарада Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович катнашты, ул юбилярларны җылы итеп котлады, район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич юбилярларга изге теләкләр белән бүләк тапшырды.

Мондый тату, нык, ихтирамлы гаиләләр яшьләр өчен ориентир булып торалар. Бүгенгесе көндә алар хаман яшь кунелле, оптимист, тормыш соючән. Хөрмәтле юбилярлар, сезнең саф һәм якты хисләрегез киләчәктә дә сезгә оптимизм һәм бәхет чыгыныгы булып торсын!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International