Бала туу – әйтеп бетергесез зур бәхет. Һәрбер гаилә бу вакыйганы зур түземсезлек белән көтә. Мамадыш шәһәренә яшәүче Шариповлар гаиләсенә дә зур бәхет килде – ике кызларыннан соң уллары туды. Халыкара гаилә көне уңаеннан үткән чарада уллары Аязга тантаналы рәвештә беренче документы тапшырылды. “Бәби туе” тантанасын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова алып барды.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фарил Мингазов күпбалалы гаиләгә автокресло бүләк итте, балаларны транспортта билгеле бер шартларга туры китереп йөртүнең мөһимлеген ассызыклады, ата-аналарга бу сорауда аеруча игътибарлы булырга өндәде.