Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы уздырдылар

2022 елның 13 мае, җомга

Яңа туган баланың дөньяга аваз салуыннан да зур могҗиза бар микән? Бу гаилә өчен иң мөһим, иң көтеп алган вакыйга.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклын дәвам итеп яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы уздырдылар.

Ике кызлары Ясминә белән Мәрьямне үстерүче Нияз белән Алсуның бәхетләрен арттырып уллары Наил дөньяга килгән.

Балаларының беренче документы - туу турында таныклык белән бергә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Маннановлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын, истәлекле китаплар һәм «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хатын кызлары» иҗтимагый оешмасы котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International