Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Әхмәтҗановлар гаиләсенең якут туйлары тантанасы узды

2022 елның 13 мае, җомга

2022 елның 13 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы кысаларында Әхмәтҗановлар гаиләсенең якут туйлары тантанасы узды.

Бу бәхетле һәм тату гаилә барысына да үрнәк булып тора. 40 ел бергә гомер итсәләр дә Әхмәтҗановлар бер берсенә булган матур хисләрен саклап кала алганнар, бер берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшиләр. Юбилярларыбызга биш онык бүләк иткән кызлары Ләйсән, Алия һәм Резедә ата-аналырын котлаганда үзләренең дә гаиләләре шундый ук ныклы булуын теләүләрен белгерделәр.

Әхмәтҗановлар – эш сөючән гаилә. Алар кушып санасаң 73 ел буе «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыятендә хезмәт иткәннәр. Юбилярларны тәбрикләргә Бутил каучугы җитештерү заводы профсоюз комитеты рәисе Илдар Фәйзиханов килде.

Якут туйлары уңаеннан Рәшит Зөфәр улының һәм Рузалия Хатыйп кызының исемнәре Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсеннең Почет Китабына кертелде. Юбилярларга Почет акты, истәлекле китаплар һәм алтын туйларына чакыру тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International