2022 елның 30 апрелендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге агымдагы ел башыннан 100 пар яшь парны теркәгән. Бу бәхетле пар Козлов Вадим һәм Лимонова Виолетта булды.
2022 елның 30 апрелендә Балык Бистәсе поселогында яр буенда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер бакчасы» акциясе узды.
Әлеге чара ел башында башланып, ике этап үтте. Бәйгедә 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәр районда яшәгән теләк белдергән барлык игезәк парлар катнаша алды. Чараның максаты – Мамадыш шәһәрендә һәм районында яшәгән игезәк парларны барлау, мәдәни чараларда катнаштыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм тергезү.
50 ел элек Хәмидуллин, Камил Гатаулла улы һәм Илсөя Хәкимҗан кызы үз язмышларын никахлар белән бәйләгәннәр. Танышулары Кодаш авылында була: Камил эретеп ябыштыручы, Илсөя фермада бозау караучы булып эшләгәндә.
Һичшиксез, туй-теләсә кайсы кеше тормышында иң могҗизалы һәм иң җаваплы көннәрнең берсе. Моннан тыш, бу тантананың серле төсмере бар, православие чиркәве юкка гына серле дип аталмый. Христианлык традицияләрендә билгеле бер чорлар бар, алар туй өчен аеруча уңайлы булып санала. Шундый даталарның берсе –Кызыл Тау бәйрәме.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 29.04.2022 100нче парының никахы теркәлде. Александр һәм Диананы өйләнешүләре белән котлап, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга никах турында таныклык, шулай ук истәлекле бүләк – татар милли ашлары китабы тапшырдылар, һәрвакыттагыча мәхәббәт, бәхет һәм гаиләдә тынычлык теләделәр.
2022 елның 29 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә язылышу турында акт теркәлде.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән искиткеч яз бәйрәме - Беренче Май белән котлыйбыз!
2022 нче елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хабибуллиннар гаиләсе Роберт Нури улы һәм Тәскирә Нотфулла кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Хәбибуллиннар барлык сынауларда җиңеп бер-берсенә булган хисләрен саклап кала алдылар, биш баланы лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерделәр һәм бу гаилә үрнәк гаилә булып тора.
2022 елның 29 апрель аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 600 бала туу турында акт теркәлде. 20 апрель көнне Медведев Иван Валерий улы һәм Ирина Александр кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Иван исеме кушылды.