Балык Бистәсе районында «Демография» тугәрәк өстәле

2022 елның 13 мае, җомга

2022 нче елның 13 нче маенда Күки авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту проблемалары игътибар үзәгендә булды.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре, Балык Бистәсе районы мөселманнарының Диния нәзарәтенең мөһтәсибе, «Яшь гаилә» клубы җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International