15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде

2022 елның 13 мае, җомга

13 нче май көнне Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары булды. Укучылар район ГХАТ бүлегенең эше белән таныштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ГХАТ эшендә булган яңалыклар турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International