13 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Роберт һәм Мәдинә Хәйруллиннарны, Марсель һәм Фәйрүзә Хаҗиевларны алтын туйлары белән котлады.
Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.