Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Халыкара гаилә көненә «Минем яраткан гаиләм» дигән акция игълан итте

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Халыкара гаилә көненә  социаль челтәрләрдә «Минем яраткан гаиләм» дигән акция игълан итте.

Акциядә катнашучылар үзләренең «Вконтакте» социаль челтәрендәге битләрендә гаиләләре белән төшкән фотографияләрен куеп, «Гаилә – ул...» дигән җөмләне тәмамларга тиешләр иде.

Түбәнкамалылар бу акцияне бик җылы кабул иттеләр һәм актив катнаштылар. Бик күп гаиләләр үзләренең күркәм фотографияләре белән уртаклашканнар, матур җылы сүзләр, шигырьләр язганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International