Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы кысаларында «Гаиләчелек» ачык дәресе үтте

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы  башланды. Укытучы-гаилә белгече Гурьянова Светлана Анатолий кызы 27нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.

Башта яшүсмерләргә гаилә темасы артык кызыклы тоелмаган кебек булса, дәрес барышында алар үзләренең бу мәсьәләгә җитди карауларын күрсәттеләр. Малайлар гаилә башлыгының игътибарлы, авыр вакытларда ярдәмчел булырга, гаиләсен барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә, агрессия күрсәтмәскә тиешлеген белдерделәр. Кызлар исә хатын-кызның төп бурычы дип иренә каршы төшмичә, компромисслар табып, йортка ямь кундырып яшәүне атадылар. Укучылар бер береңне аңлап, яратып яшәсәң генә гаилә ныклы булыр, барлык авырлыкларны да җиңеп алтын туйны да билгеләп үтәр дип саныйлар.

27 ел буе кияүдә бәхетле тормыш иткән өч бала анасы буларак Светлана Анатолий кызы дәрес ахырында күркәм йола оештырды. Ул һәрбер яшүсмергә үзенең бәхет кыйпылчыгын бүләк итте. Укучылар бу бүләкне кадерләп йөрәкләренең иң түренә алып салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International