Тәтеш муниципаль районында Гаилә көне

2022 елның 14 мае, шимбә

Гаилә-ул, һичшиксез, күпләр өчен бәхетле тормышның мөһим өлеше булып тора. Халыкара гаилә көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.В.Николаева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова, социаль яклау бүлеге начальнигы О.А. Колсанова, Келәш авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә Сафиуллиннар, Хәйруллиннар, Саттаровлар, фермерлар- Шәрәфетдиновлар, күп балалы Илюшкиннар гаиләләрен район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм район җитәкчелеге исеменнән гаилә көне белән котладылар, аларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек теләделәр. Һәр гаилә пары үзенең «гаилә бәхете серләре» белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International