Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина килде. «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» Республика акциясе кысаларында Татарстан гаиләләре арасында үткәрелгән «Нечкәбил-2022» конкурсының зона фестивалендә 17 район катнашты.
Бер сабый туу – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Ә Чистай районының Кызыл Ялан авылында яшәүче Инсаф һәм Гөлнәзирә Мирсияповларның берьюлы ике малае барлыкка килде - алар өчен бу икеләтә бәхет. Һәм бүген, 2022 елның 29 июнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә аларның тууы теркәлде.
2022 елның 28 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 900 бала туу турында акт теркәлде. 24 июнь көнне Васильев Владимир Радик улы һәм Эльвира Камил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Камилла исеме кушылды.
Гаилә тормышы юбилярлары гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар. Парларга Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
2022 елның 26 июнь көнне районыбыз яшьләре «Балта» ял паркындагы мәйдангә җыелып бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- «Коляскалар парады» өстен булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ, яшьләр һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылды.
Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2022 елның 26 июнь конне дә Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районыбызның иң яшь - 14 яше тулган гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы – паспорт тапшыру чарасы уздырды.
Яшь парлар булачак туй алдыннар аеруча дулкынланалар. Никахны рәсмиләштерү белән бәйле булган сораулар туып кына тора:
Никахлашу сараена сәгатъ ничәгә киләргә?
Туй тантанасына ничә кунак чакырырга ярый?
Тантана күпме дәвам итә?
25 июньдә Апас үзәк паркында «Яшьләр көне» билгеләп үтелде. Яшь чак – гомернең иң матур һәм иң истә калырлык матур чагы. Алда күпме үрләр яулыйсы, күпме хыялларны тормышка ашырасы...
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү тантанасы узды. Васюнин Евгений Владимир улы һәм Карпова Ксения Валера кызы өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды!
Ярты гасыр буе бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яши алган парларга сокланып карыйсың. 1972нче елның 24нче июнендә Валерий Николай улы һәм Надежда Михаил кызы Лисюковлар Түбән Кама шәһәрендә никахларын теркәгәннәр, ә бүген алар алтын туйларын билгеләп үтәләр.