Шәһәребезнең «Гаилә» ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узган бәйрәмнең тантаналы өлеше түбәнкамалылаларны амфитеатр тирәсенә җыйды.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы чараның төп вакыйгасы булды. Әлеге медальгә «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль бәйгесендә җиңү яулаган 5 гаиләлә лаек дип табылган иде. Гайнемөхәмәтовлар, Головиннар, Деулиннар, Мөхлисовлар һәм Параниннар гаиләләре инде күп дистә еллар буе мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торалар, бер-берсен кадерләп, җил-яңгырдан саклап яшиләр.
Медаль һәм истәлекле бүләкләрне гаиләләргә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты Житәкчесе урынбасары Мәхмүтов Айзат Гамир улы тапшырды. Деулиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Кама Аланы поселогында узган тантанада тапшырылды.