Сарман районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык, татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Залаков исемендәге район ял паркында «Гаилә – бәхет ачкычы»дип исемләнгән тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев район халкын һәм кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Бу матур көнне 50 ел бергә гомер иткән, җәмгыятькә лаеклы өч бала тәрбияләгән Мөдәрис һәм Рәсимә Сәлаховлар гаиләсенә иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International