Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

Гаилә коруларына быел 50, 55, 60, 65 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ул 58 ел буе Бәрлебашы авылында үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче Рушания һәм Тукай Әскәровларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International