Роза Ханифовна район башлыгы, Анатолий Иванов кулыннан «Мамадыш районы каршындагы казанышлары» медале белән бүләкләнде. 80 ел гомеренең 38 елын Роза ханым мәгариф өлкәсенә багышлаган. Тормыш иптәше Илья Григорий улы – мәктәп директоры, кул астында өч бала, мәктәптә – туктаусыз урак өсте мәшәкатьләре – болар барысы да Роза Хәниф кызының йомшак җилкәләренә төшә. Янымда төп терәгем – аңлаучы, яклаучы, саклаучы ирем Илья булмаса, мин бу дан-шөхрәткә ирешә алмас идем ди юбиляр.
Быел Волковлар гаиләсе алтын туйларын каршы алды, тирә-юньнәре өчен алар үрнәкләрнең үрнәге, яктының яктысы, йөзек кашы. Биш онык, оныкчык, балаларның гөрләп кайтулары – иң зур сөенеч, тормышның һәр яңа көне бүләк, ди алтын парыбыз.