Буа шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2022 елның 8 июле, җомга

8 июльдә Буа шәһәренең Никахлашу сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Юбилярларны һәм кунакларны студентлар каршы алды, алар «гаилә Объективта» акциясе үткәрделәр.

Бу бәйрәм көнендә 60,50,40 һәм 30 ел бергә яшәгән алты гаилә парын хөрмәтләделәр. Юбилей кубоклары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырып, юбилярларны Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Ягъфәр улы Галәветдинов котлады.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән быел 40 ел бергә гомер иткән Илгиз Газизҗан улы һәм Сәрия Галимхан кызы Хәйруллиннар гаиләсе бүләкләнде. Юбилярларга җылы сүзләр белән балалары, оныклары һәм хезмәттәшләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International