Сабировлар гаиләсендә туган игезәкләр Эмир белән Элинага исем кушу тантанасы «Түбән Кама – гаилә бәхете территориясе» фестиваленең иң күркәм вакыйгасы булды һәм «Син һәм мин – без шулай охшаш!», дип исемләнгән игезәкләр парадына старт бирде.
Парадта кырыктан артык пар игезәкләр катнашты. Хәрәкәтнең иң яшь катнашучыларына 8 ай булса, иң өлкәннәренә 42 яшь иде. Парадта катнашкан игезәкләр арасында мультфильм персонажлары да, әкият геройлары да, милли эпос вәкилләре дә бар иде.
Бәйрәмгә күңелле шау-шу, искиткеч җанлылык һәм матурлык өстәгән әлеге тамаша барлык түбәнкамалыларның да күңеленә хуш килде.