ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2022 ел
шимбә

02.07.2002 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Никита һәм Виктория үзләренең никахларын теркәделәр.


1
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 6 ае эчендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 64 бала туу теркәлде. Шул ук вакытта 41 малай, 23 кыз бала туды. Үз балаларына ата-ана сайлаган уникаль исемнәр – Сәлих, Айзат, Ризат, Мия, Сәвдия, Элия. Иң популяр исемнәр- Алексей, Даниил, Арсений, Полина, София.

2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Галеевлар гаиләсенең алтын юбилее булып узды. Рәис Галимҗан улы һәм Надежда Николаевна балалары һәм оныклары белән бергә 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтү өчен ЗАГСка килделәр.

2022 елның 1 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Хәлиуллин Рәфис Ринат улы һәм Ләйлә Гамир кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйларга Ранель һәм Радель, исемнәре кушылды.

Туган балаларның 5 – малайлар, 8 – кызлар. 3 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 6 – өченче, 1 – дүртенче булып туды. Июнь аенда бу елның икенче пар игезәкләре дөньяга килде.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Узган атнада Казанда 358 бала туган:176 малай һәм 182 кыз. Туганда иң зур авырлык 4690 грамм, иң кечкенә – 820 грамм.

Яшь парлар Җәлил һәм Айгөл Шәвәлиевлар «изге теләкләр хаты» акциясендә катнаштылар. Туй көнендә яшь парлар үзләренең теләкләрен сабыйга яздылар, аның тууы ГХАТ бүлегендә язылышу көненнән соң беренче булып теркәләчәк.

2022 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 928 бала туу теркәлде, шуларның 451е малай, 477се кыз.

Һәрвакыт бала туу – зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдә тиңсез бәхет. Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы гаиләне алтынчы бала туу белән котладылар.

2022 елның җәйге туй сезоны Аксубай районында Халыкара балаларны яклау көнендә башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International