Тәтештә юбилярларны хөрмәтлиләр

2022 елның 8 июле, җомга

Тәтеш районы Жуково авылында яшәүче Николай hәм Александра улы Сидоровлар бергә гомер итүләренең матур 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Аларның олы мәхәббәте һәм гаҗәеп язмышы нигезе булып аларның 3 балалары, дүрт оныклары, сигез оныкчыклары тора.

Әлеге истәлекле көндә юбилярларга балалары, оныклары матур теләкләрен җиткерделәр, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Н.А Борисова, район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы, озын гомер, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләп, истәлекле сувенир тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International