08 июль көнне район үзәк хастаханәсендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре район үзәк шифаханәсендә Фоат һәм Зәлия Гафуровлар гаиләсен малайлары тууы белән котладылар. Гаиләдә бала туу - олы бәхет, шатлык ул.Балага матур, мәгнәле Нариман исемен куштыларр. Сабый бу гаиләгә шатлык-сөенеч алып килсен, киләчәктә әти-әнисенә ныклы терәк булып, ил-көннәребез өчен игелекле булып үсүен теләп калабыз!