Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Сирин Мөзәгит улы һәм Әлфия Әхәт кызы Хафизовлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Хафизовлар 40 ел бәхетле никахта торалар.
Гаилә башлыгы Сирин Мөзәгит улы Баулы районың Кзыл-Яр авылында туа. Аның бөтен хезмәт биографиясе нефть тармагы белән бәйле. Төрле елларда ул скважиналарны тикшерү буенча оператор, мастер, өлкән мастер, «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе инженеры булып эшли.
Әлфия Әхәт кызы Баулы районының Иске Чүте авылында туа. Мәктәп-интернатны тәмамлагач, 1972 елда фельдшер белгечлеге буенча Минзәлә медицина училищесына укырга керә һәм бөтен гомерен шәфкать туташы эшенә багышлый.
Хафизовлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары әтиләре үрнәгендә тормышларын нефть тармагы белән бәйләгән. Алар әти-әнисенә 5 онык бүләк иткәннәр.
Энесе вафат булгач Әлфия Әхәт кызы аның дүрт яшьлек кызын Аленаны тәрбиягә алган. Алена октябрь нефть техникумында белем алгач, сәүдә вәкиле булып эшли. Улы һәм кызы бар.
Сирин Мөзәгит улы һәм Әлфия Әхәт кызы үз йортларында яшиләр, аның ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык, ә өстәле оста хуҗабикә пешергән ризык белән тулы.
Шәһәр мәйданында Хафизовлар гаиләсен бөтен шәһәр сәламләде. Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Г. Хәмидуллин тантана сәбәпчеләрен җылы котлады һәм «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль , бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.