7 нче һәм 8 нче июль көннәрендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда: «Аерылышуларга - юк!» дип исемләнгән традицион чара узды. Бу көннәрдә аерылышулар теркәлмәде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Камада 35 пар никахларын теркәде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яңа өйләнешүчеләргә бәйрәм символы – ромашка чәчәге бәйләмен тапшырдылар.