Матур традиция буенча, быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә кулга кул тотынып гомер кичереп, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар.
Бүген, 2022 елның 8 июлендә, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Лазарев Павел һәм Батырова Азалия никахларын теркәделәр һәм шушы тантанада Әгерҗе шәһәреннән алтын юбилярлар Василий һәм Әнисә Доросьларга медаль тапшырылды. Дорось гаиләсе гүзәл өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар бу матур көнне балалары белән, әти-әниләрен котларга килгәннәр. Медальне бәхетле парга район башкарма комитеты җитәкчесе Ниязов Рафаэль Эрнст улы тапшырды.