Бүген, 8 июльдә, Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры китерелгән, чөнки алар гаилә тугрылыгы һәм үзара мәхәббәт үрнәге булып тора.
Бәйрәмнең символы – ромашка. Бүгенге көн – гаилә белән бергә җыелып, якыннарыңа аерым кайгырту күрсәтү өчен менә дигән форсат.
Күп кенә парлар 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә язылышырга тели. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бу көнне 12 пар үзләренең никахларын теркәде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга үз мәхәббәтләрен озак еллар саклап калуларын һәм һәрвакыт кулга-кул тотынып тормыш итүләрен теләделәр.