Югары Ослан муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

8 нче июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Югары Ослан муниципаль районы Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильнур Шакиров катнашында тантаналы чара узды.

Ильнур Шакиров барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм 40 елдан артык бергә яшәгән, яшь буын өчен үрнәк булып торучы, озак еллар бергә гомер иткән Фокеевлар гаиләсе Дмитрий улы Анатолий белән Александр кызы Татьянага чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөльфия Абдуллина Фокеевлар гаиләсен һәм барлык чакырылган кешеләрне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, барлык гаиләләргә мәхәббәт, татулык, иминлек һәм гаилә бәхете теләде. Шулай ук Фокеевлар гаиләсен «Бердәм Россия» Югары Ослан җирле бүлегенең башкарма секретаре Фәридә Янтыкова, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары бик күп җылы сүзләр әйтеп бүләкләр  тапшырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан зур бәйрәм концерты әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International