Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур һәм якты вакыйгалар булып узды. Бу бәйрәм көнендә Константин һәм Элина Зубряевлар, Петр һәм Ольга Бельскилар, Айдар һәм Айгөл Хабиповлар үзләренең никахларын теркәделәр.
Район Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Р.Г. Хәмидуллин яшь парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады Һәм бәйрәм традицияләрен дәвам итеп, ромашка чәчәкләре бәйләмнәрен тапшырды.