Түбәнән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә игезәк сабыйларга исем кушу тантанасы узды

2022 елның 8 июле, җомга

Илдар һәм Алинә Сабировларның гаиләсендә дөньяга аваз салган сабыйларга исем кушу тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә быгашлынган бәйрәмнең йөзек кашы булды. Сабыйларга Эмир һәм Элина исемнәре кушылды.

Гражданлык хәле актлары теркәү идарәсе хезмәткәрләре яшь гаиләгә балаларының беренче документлары – туу турында таныклыкларын тапшырдылар.  Истәлеккә яшь гаиләгә Эмир белән Элинага атап эшләнгән исемле метрика һәм китаплар бүләк ителде.

Сабировларны ата-ана булу шатлыклары белән Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсе башкарма секретаре Воронова Ольга Михайловна тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International