15 гаилә, 15 танышу тарихы, 15 төрле мәхәббәт әкияте – Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гөрләп узган бәйрәм нигезе булды

2022 елның 8 июле, җомга

Алтын туй – куркәм күренеш! Алтын юбилярларны тәбрикләү чарасы – көндәлек эшләрне читкә куеп, кием-салым арасыннан аерым бер сәбәп көткән күлмәкне чыгарып, яраткан иреңә онытыла барган якалы күлмәкне үтекләү өчен менә дигән сәбәп!

15 гаилә, 15 танышу тарихы, 15 төрле мәхәббәт әкияте – Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гөрләп узган бәйрәм нигезе булды.  Бу парларны үз чиратында – алтын туй берләштерә.

Чараны бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ачып җибәрде, һәп парның үзенчәлеген, кабатланмас булуыен ассызыклады. Ландыш Әлфәт кызы, һәр парны янә язылыштырып, «50 ел элек кичергән хисләрегезне янәдән тоеп алыгыз әле! Ярты гасыр элек, сез бер-берегезгә мәхәббәт һәм тугрылыкта ант иттегез, бүген юбилярлар китабына кул куйганда бер-берегезгә рәхмәтегезне җиткерә аласыз», - дип матур теләкләрен җиткерде.

Парларны район Башлыгы Анатолий Иванов шәхсән котлады. Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Кичә концерт программасы, тәбрикләү, балалар һәм туганнар котлавы белән чәй табыны артында үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International