2022 елның 14 июль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1000 бала туу турында акт теркәлде. 1 июль көнне Әхмәтов Руслан Рәшит улы һәм Рәмилә Рәсим кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Лия исеме кушылды.
Сеҗе авыл җирлегендә яшәүче Рәшит һәм Кәүсәрия Әсәтовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. һәм җирлек белгече Әгъзамова Н.Д. котладылар.
Нурлат ГХАТ идарәсендә 2022 елның апрелендә «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.
Әгерҗедә «Орешник» ял паркында әгерҗелеләр яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышларының матур юбилейларын үткәрүче парларга рәхмәт хатлары тапшыру күркәм гадәткә әверелеп бара.
Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә туган бала теркәлде. Бу бәхетле вакыйга Алмаз һәм Люция Фершиннар гаиләсендә булды. Әти-әниләр сабыйны Арслан дигән матур исем белән атадылар. Арсланның яңгыравыклы һәм горур исеме төрки тамырларга ия.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актлары теркәү идарәсендә Виктор Иван улы һәм Лидия Анатолий кызы Масленниковларның бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулуга багышланган зөбәрҗәт туй тантанасы узды.
2022 елның 12 июлендә «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.
2022 елның 8 июлендә Алабуга муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бәйрәм бер үк вакытта берничә шәһәр мәйданчыгында узды. Алабуганың яраткан «Чебурашка» паркында бәйрәм концертында шәһәр һәм районның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Үз үрнәкләре белән бер-береңә тугры булу һәм бер-береңә булган мәхәббәтне саклау-зур хезмәт кенә түгел, ә гадәти булмаган бәхет тә икәнлеген исбатлаучыларны котладылар. Чарада Ютазы муниципаль район башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты. Изге теләкләр һәм котлаулар белән ул бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» шәһәр паркында «Түбән Кама-гаилә бәхете территориясе» шәһәр фестивале узды. Бәйрәмне оештыручылар бик күп кызыклы тематик зоналар һәм интерактив мәйданчыклар булдырып кына калмадылар, ә шәһәрдәшләребезне актив рәвештә аларда катшашуга җәлеп иттеләр.