ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

8 нче июль көнне Чистай районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. Моның сәбәбе – гаилә көненә багышланган конкурста катнашучыларны бүләкләү. Быел Россия Президенты тарафыннан дәүләт бәйрәме дип танылган Петр һәм Феврония көнендә Чистай районы ГХАТ бүлегендә, «Чистопольские известия» газетасы редакциясе тарафыннан ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгедә катнашкан балалар әти-әниләре белән бергә җыелды.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Кеше тормышында иң мөһиме – ныклы, тату һәм бәхетле гаилә мөнәсәбәтләре булдыру, шулай булганда теләсә нинди тормыш авырлыкларын җиңел генә кичәргә мөмкин. Туганнар арасында тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләгә караганда да көчлерәк һәм кадерлерәк дөньяда берни дә юк.

2022 елның 8 июлендә Аксубай районының Үзәк паркында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, анда район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, дини конфессияләр, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.

Чистайлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен җырлар, биюләр һәм зур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар.Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне православие динендәгеләр изге Петр һәм Февронияне хөрмәтлиләр. Князь белән княгиня бергә озын гомер кичерәләр һәм аларны берни дә аера алмый.

8 саны — чиксезлек символы, 8 нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көне.  Әлеге датаны сайлау өчен Сергей һәм Светлана өчен ике ныклы сәбәп табылган. Быелдан алып Потеряхиннар гаиләсе өчен бу көн икеләтә бәйрәм көне булачак.

2022 елның 8 июль конендэ, Саба муниципаль районы башлыгы урын басары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Килдебәк авылында яшәүче Миңнемехәммәт Вәли улы и Зөлхиҗә Сабирҗан кызы Каримуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырды.

Азнакай районында гаилә институтына, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрүгә игътибар зур.
Шуның бер дәлиле булып һәр елны Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә район хатын-кызлар советы башлангычы белән “Әти, әни һәм мин - спорт яраткан, бердәм гаилә” бәйгесе үткәрелеп килә. Быел да ул гади генә ярыш түгел, ә районның төрле буын вәкилләрен үзенә җыйган колачлы, онытылмас бәйрәм булды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше башланыр алдыннан Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен «Гаилә» паркында интерактив мәйданчыклар эшләде. «Кызыклы Алан» мәйданчыгы авыл мәдәният йортлары, мәгариф оешмалары һәм китапханә системасыннан мастер-класслар тәкъдим итте. Иң зур популярлык казанган мастер-классларның берсе кыр чәчәкләреннән такыя үрүгә багышланган иде.


10
июль, 2022 ел
якшәмбе

Баулы районы Яңа Чүте авылының юбилей көнендә халык һәм кунаклар өчен бик бай программа оештырылды. Иртәдән автокросс буенча ярышлар узды һәм мәчет янында истәлек стелласы ачылды. Аннары мәдәният йорты янында төп бәйрәм программасы башланды. Зур гаилә стажы булган гаилә парлары парады бәйрәмнең бизәге булды.

8 июль Россия Президенты В.В. Путин Указы белән рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип игълан ителде. Ул православие динендәге гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры китерелгән, чөнки алар Гаилә тугрылык һәм үзара мәхәббәт үрнәге булып торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International