Бөгелмә шәһәренең Никахлашу сарае Алтын юбилярлар - Лера Нигъмәтҗан кызы һәм Зия Имам улы Мөстәкыймовлар өчен үз ишекләрен ачты

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Бу елның июль аенда Мөстәкыймовлар гаиләсенә нәкъ 50 яшь тулды.

Бөгелмәнең Никахлашу сараенда Зия Имам улы һәм Лера Нигъмәтҗан кызы мәртәбәле кунаклар һәм якыннары катнашында Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар. Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның Рәхмәт хатын һәм шәһәрнең Мактау билгесен тапшырды. Алтын юбилейлары белән Мөстәкимовларны хезмәттәшләре, Бөгелмә шәһәре ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов һәм «ТНГ-Групп» ветераннар советы рәисе Резидә Кәтиева котлады.

Лера Нигъмәтҗан кызы һәм Зия Имам улы 1969 елда Оренбург өлкәсенең Северный районы Савруш авылында танышалар. Ул вакытта Лера Нигъмәтҗановна рус теле укытучысы булып эшли, ә Зия Имамович Самара авыл хуҗалыгы институтының

механика факультетында өлкән курс студенты була. Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәренә күчү карары бердәм була.

Үз һөнәрләре белән бик мавыгучы яшьләр үзләренең туган шәһәренә әверелгән Бөгелмә файдасына барлык белем һәм тупланган тәҗрибәне кулланырга кирәк дип саныйлар. Аларның туган Бөгелмә һәм республика үсешенә керткән өлеше бик зур.

Мөстәкыймовлар гаиләсе туган шәһәрләренә һәм аның халкына тугрылыклы хезмәт итү, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итү, мәхәббәт үрнәге булып тора.

"Җирдә язмыш кушылганда, күктә йолдыз кыза". Мөстәкыймовлар гаиләсенең якты йолдызы ярты гасыр дәвамында туганнарына һәм якыннарына гына түгел, ә аларның тормыш юлында очрашканнарга да ут бүләк итә. Бернинди авырлыклар да, тормыш киртәләре дә аларны сындырмый. Гомер буе бергә яшиләр, кулга-кул тотынып атлыйлар, хәзер дә бер-берсенә ышанычлы пар булып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International