Бөгелмә районында бишенче игезәк бала

2022 елның 24 июле, якшәмбе

23 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бишенче игезәк парның тууын теркәделәр.  Светлана һәм Фәнис Сәйфуллиннар гаиләсендә 2022 елның 21 июлендә 4 минут аерма белән ике могҗизалы кыз Сафина һәм Дарина дөньяга килде.

Алар гаиләнең беренче балалары түгел, уллары Әмин һәм кызлары Амелия бар.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәкләр туу белән котладылар, сабыйларга саулык-сәламәтлек, нык һәм бәхетле булып үсүләрен теләделәр һәм сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International