2022нче елның 23нче июлендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж узды. Мондый очрашулар һәр шимбә көнне сәгать 12дә үткәрелә.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре булачак кияү белән кәләшләргә бер пар мисалында язылышу тантанасының репетициясен күрсәттеләр, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм никахны рәсмиләштерүнең тәртибе белән таныштырдылар.
Без инструктаж үткәннән соң парларыбыз никахларын теркәр өчен ГХАТ идарәсенә килгәндә паспортларын, балдакларын һәм яхшы кәефләрен өйләрендә онытып калдырмаслар дип ышанабыз.