Алтын туй

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Арча муниципаль районында Шамил Фазулла улы һәм Надия Иван кызы Фазуллиннар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котлау булды. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә төрәк булып яшәгән Фазуллиннар, бүген балалары һәм оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Әлеге күркәм дата белән гаиләне Арча муниципаль районы ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна котлады, аларга ЗАГС бүлегеннән истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International