Төзүчеләр Никахлашу сараеның капкаларына косметик ремонт ясауга керештеләр. Алга таба эшләр бинаның административ өлешендә дәвам итәчәк. Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ремонт эшләре белән бәйле уңайсызлыклар тудырганы өчен гафу үтенә һәм чистайлыларга аңлауларын сорап мөрәҗәгать итә.
Белгечләр һәм архив кабинетларында ремонт эшләре планлаштырылган булу сәбәпле, Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында кабат таныклыклар (белешмәләр) бирү мәсьәләләре буенча гариза бирүчеләрне кабул итү вакытлыча чикләнәчәк. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве алдан бирелгән гаризалар буенча башкарылачак.
Тууны, үлүне һәм никахны беренчел теркәү гадәти режимда башкарылачак.
Алдан язылу өчен тел.: 5-15-57.