Дүәләт хезмәтләре аркылы никахны рәсмиләштерү турында гариза бирү мөмкинлеге яшь парлар өчен бу процедураны күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә бу хезмәт кияүләр һәм кәләшләр арасында бик популяр.
2022нче елның 7 ае эчендә 879 пар Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенә никахларын рәсмиләштерү турында гариза бирделәр, аларның Дүәләт хезмәтләре аркылы бирелгәннәре – 759.