Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә уртак гаилә кору алдыннан яшь парлар өчен инструктаж узды

2022 елның 30 июле, шимбә

2022нче елның 30нчы июлендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда уртак гаилә кору алдыннан яшь парлар өчен инструктаж узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак кияү һәм кәләшләрне никах рәсмиләштерүнең тәртибе белән таныштырдылар һәм аларның барлык сорауларына да җавап бирделәр.

Яшь парларга август аенда ГХАТ Идарәсендә үтәчәк акцияләрдә катнашырга тәкъдим иттеләр. Барлык теләк белдерүчеләр «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнәнгән беренче сыйныфка баручы балаларга канцтоварлар яки «Яратып китаплар бүләк итегез» акциясе кысаларында китапханәгә бүләк итәр өчен яраткан китапларын алып килә алалар. Тормышыбызга ямь өстәп игелекләрне бергә кылыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International