Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә балалар экскурсиядә

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген 29 июль көнне, Алексеевск ГХАТ бүлегендә Г.С. Боровикова исемендәге №3 мәктәп укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларга эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Балалар никах теркәү залында булдылар, яшь парларны тантана кагыйдәләре белән таныштыру бүлмәсе, кияү һәм кәләш булмәләрен карап чыктылар. Шулай ук, туу турында акт китаплары күрсәтелде, балалар техник чаралары ярдәмендә басылган заманча төрдәге язмаларны күрделәр һәм элекке архив кара (чернила) белән язылган язмаларны чагыштырдылар. Экскурсиядән файдалы мәгълүмат кына түгел, истәлекле фоторәсемнәрп дә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International