Чистай муниципаль районында 200 нче парны теркәделәр

2022 елның 29 июле, җомга

2022 нче елның 29 нчы июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Илсур һәм Энҗе Хөснуллинарның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.

Алар 2022 нче елда Чистай муниципаль районында никах теркәгән 200 нче пар булдылар, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл.

Тантаналы теркәү «үзенчәлекле» сценарий буенча үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева аларга беренче гаилә документын – никах теркәү турында таныклыкны тапшырды, шулай ук яшьләрне гаилә корулары белән котлады, символик бүләк тапшырды.

Яңа өйләнешкән парларга ныклы гаилә корырга, бер-береңә ярдәм итәргә һәм аңларга, мәхәббәт һәм тугрылык, ышаныч һәм хөрмәт белән бергә яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International