Ситсали Владимир Александрович һәм Алевтина Александровна гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 2022 елның 19 июлендә гаиләдә алтынчы бала дөньяга килә. 2021 нче елның 29 нчы июлендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә күп балалы гаиләдә туган Аннаның тууы теркәлде.
«Безнең өчен гаилә-ул иң якын кешеләр, алар авыр минутларда ярдәм итәчәкләр, һәм синең уңышларыңа барыннан да күбрәк сөенәчәкләр. Без бергә булганда, безгә бернинди авырлыклар да куркыныч түгел, чөнки без бергә булганда, без – көч!», - дип уртаклашты безнең белән Алевтина Александровна. Гаиләдә 2 ул һәм 4 кыз тәрбияләнә.
Гаиләгезгә ныклык һәм бетмәс-төкәнмәс гаилә бәхете телибез!