Июль – туйлар үткәрү өчен менә дигән ай

2022 елның 29 июле, җомга

Психологлар һәм астрологлар фикеренчә, июль баштан ук никахлашу өчен елның иң яхшы айларының берсе. Июль ае – җәй уртасы, ул үзендә романтика һәм көчле кояш энергетикасын берләштерә. Нәкъ менә шуңа күрә үзара мөнәсәбәтләрне законлаштырырга тели торган гашыйклар арасында июль ае бик популяр.

Бу матур ай ел башыннан бирле төзелгән гаилә берлекләре саны буенча рекордчы булды. Аксубай районы ГХАТ бүлегендә 12 пар никахларын теркәделәр. Алар арасында өч пар – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен, ә өч пар матур датаны «22.07.22» конен гаилә кору көне итеп сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International