Биектау районыннан Кадыйровлар гаиләсе - тугрылык, ихласлык һәм мәхәббәт үрнәге

2022 елның 30 июле, шимбә

Чернышевка авылында яшәүче Кадыйровлар Габделхамид һәм Сылубикә шушы көннәрдә 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Парларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады. Ул гаиләгә җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.

Кадыйровлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныклары һәм 8 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Юбилярлар гаилә тормышының сере гади һәм бер үк вакытта катлаулы дип саный, әмма иң мөһиме – хөрмәт һәм мәхәббәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International