Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның июль аенда Әлмәт шәһәрендә 176 бала дөньяга килде. Алар арасында 92 малай һәм 84 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1200 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4470 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне – 44 яшьтә, иң яшь әти – 19 яшьлек, ә иң өлкәненә – 55 яшь.
Бу айның популяр бала исемнәре – Ясмина, Амелия, Артём, Амина, Мирон. Сирәк исемнәр арасында – Линур, Леонела, Эзель, Эльман, Тамир, Тихон, Лира, Амиран, Ярина, Эвита, Рамир, Суламита.