Гаилә – ул мәхәббәт, бәхет, җан җылысы чыганагы, кеше үзен кирәкле һәм якланган итеп тоя торган урын. Менә ни өчен Нык гаилә-ул шәхси бәхетнең нигезе генә түгел, ә бөтен җәмгыятьнең иминлеге нигезе дә.
2022 елның 29 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 500 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Калимуллин Илнар Марат улын һәм Хайдарова Әлия Инсаф кызын никахлашу көне белән котладылар.
Бер-берегезне яратыгыз, гаилә тормышының кыенлыкларына аңлап карарга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен, бергә үткәргән һәр көнегез гел шатландырсын.