Күп санлы оныклары, оныкчыклары, балалары хөрмәтендә бүген Хәнсевәр авылында яшәүче Камил абый Габсабиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәне Камил абый күп еллар тракторчы булып эшләп “Солнечный” совхозыннан лаеклы ялга чыга. Томыш иптәше Саимә апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
2017 елның 05 агуст көнендә туган Сафиуллин Солтанның тантаналы рәвештә чыгу оештырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш белгече, баланың ата-анасына, Айдар белән Ләйсән , “Туу турында таныклык” тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган- тумачалар да кушылды.
Гражданлык хәлен теркәү турындагы актларны күрсәткән архив документларын таләп итүчеләрнең саны кискен үсү сәбәпле, бүлек хезмәткәрләре өч ай дәвамында аеруча киеренке режимда эшлиләр.
Сарман районы Урта Кәшер авыл клубында август аенда юбилейлары булган парларны “Парлы гомер - үзе бер бәхет!” исемендәге кичәдә котлап уздылар. 60 ел бергә гомер иткән Саубанов Касим һәм Лена, 55 ел бергэ гомер иткән Габидуллин Мотигулла һәм Роза, Насибуллин Рафис һәм Мослимә, 30 ел бергә яшәгән Насибуллин Салават һәм Гөлфирәне бергә матур гаилә корып яшәгәннәре өчен ихлас күңелдән авыл җирлеге башлыгы тәбрик итте.
Август – туйлар өчен иң кулай вакытның берсе. Иң күп язылышучылар саны бу айга туры килә. Быел да Чистай никахлашу сараенда бер – берсен яраткан 65 пар тормышларын бергә бәйләячәкләр. Ә шулардан 3 пар аерылышып ялгышканлыкларын, әле мөнәсәбәтләре тәмамланмаганлыкларын аңлап, никахларын икенче тапкыр яңартачаклар. Алар өчен хәзер иң мөһиме - гаилә һәм балалар.
Ветеранны котларга хакимият вәкилләре - Хамидуллин Д.Ф., Тазиева Гүзәл килделәр. Алар ветеранга район башлыгы Г.Е.Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Вера Александровна сугыш чорында укытучы булып эшләгән. Яше зур булуга карамастан, ул төрле түгәрәкләргә йори, актив тормыш белән яши.
14 август көнне район башлыгы җитәкчелегендәге бертөркем кунаклар 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллинны тәбрикләргә җыелды.
Кара Күл авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 12 бала анасы Бибигамбәр Әхмәдиева гаиләсе, якыннары белән олуг юбилеен – 100 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров Бибигамбәр әбигә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды, истәлекле дата белән тәбрикләде, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашты. Көчле рухлы, намуслы – якыннары аны шулай бәяли.
Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе дәвам итә. Шуны әйтәсе килә, бу ел Әлмәт муниципаль районында 2795 укучы мәктәпкә баралар.
Мөслим районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча, җирлегебездә июль аенда 15 бала туган. Шуларның 11е – малай, 4се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 96ны тәшкил итә: 52 малай һәм 44 кыз бала.