90 яшьлек юбилей

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

14 август көнне район башлыгы җитәкчелегендәге бертөркем кунаклар 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллинны тәбрикләргә җыелды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районының хәрби комиссариаты вәкиле Фәрит Галимов, гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова, Балтач районы ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, “Кызыл юл” авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Фердинант Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Гыйльметдин ага Хәбибуллин - Нөнәгәр авылы халкы өчен абруйлы шәхес. Балачак еллары бик авыр чорга туры килсә дә, тормышта югалып калмаган, ә киресенчә, туган җирендә үз көче, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып яши дә белгән. 
Гыйльметдин ага бүгенге көндә гаиләсенең тоткасы булып, матур, парлы гомер юлы үтүе белән дә сокландырды. Ул 1951 елда авылдашы Җүәйрә белән тормыш корып җибәрә. Җүәйрә апа да 87нче яше белән бара. Менә бүгенге көнгә кадәр 66 ел бергә парлы гомер итәләр алар. 
Алар икәүләшеп: "Аллага шөкер, бик матур, әйбәт яшәдек !”- диләр. “ Тормышка чыкканда авыр хәлле гаиләгә килен булып төштем. Туйлар үткәрмәдек, кәләш булып ак күлмәкләр кимәдем. Ләкин шулай булса да, бәхетле тормыш юлы үттек. 6 балабыз булды: 3 кыз, 3 малай. Бүгенге көндә һәркайсының үз тормышы. 13 онык, 12 оныкчыгыбызны сөеп туя алмыйбыз. Ялларда, бәйрәмнәрдә кайтканнарын сагынып көтеп торабыз. Шуларга сөенеп, аларның матур чакларына куанып әле тагын шулай парлап яшәргә насыйп итсен иде Ходай дибез. Олыгайган көнебездә бик бәхетле без. Төп йортта икенче улыбыз Равил, киленебез Әминә тәрбиясендә яшибез. Балаларыбыз бик акыллы, тәртипле булдылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, - дип уртак бәхетле шатлыклары белән уртаклашты Җүәйрә апа. 

Район гаилә хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова да юбиляр Гыйльметдин ага Хәбибуллинны һәм аның тормыш иптәше Җүәйрә апаны парлы тормыш юлы үтеп, бүгенге көнгә килеп җиткән бәхетле картлыклары белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International