Күп санлы оныклары, оныкчыклары, балалары хөрмәтендә бүген Хәнсевәр авылында яшәүче Камил абый Габсабиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәне Камил абый күп еллар тракторчы булып эшләп “Солнечный” совхозыннан лаеклы ялга чыга. Томыш иптәше Саимә апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
Бүген ветеран балалары, 8 оныгы, 10 оныкчыгы кадер-хөрмәтен, күңел җылысын тоеп яши.
Юбилярны котларга Баулы район башкарма комитеты игътисад үсеше буенча урынбасары Э.И.Галимов, Салих авыл җирлеге башлыгы З.С.Галләметдинов та килгән иделәр.