Чистай муниципаль районы никахлашу бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны артты

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Гражданлык хәлен теркәү турындагы актларны күрсәткән  архив документларын таләп итүчеләрнең саны кискен үсү сәбәпле, бүлек хезмәткәрләре өч ай дәвамында аеруча киеренке режимда эшлиләр. Күп очракта, болар пенсияне яңадан санату өчен туу турында таныклык белешмәсе алучылар. Мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлыклар тудыру максатыннан, Пенсия фонды белән килешеп, пенсионерларга белешмәләр бирү өчен аерым вакыт билгеләнә. Бу вакытта бүлекнең барлык хезмәткәрләре дә белешмәләр бирү эшенә тартыла. Әлбәттә, киеренкелек үсте, чөнки июнь, июль аенда гына да 2,5 мең документ тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International