Нурлат йөзъяшәре

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Кара Күл авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 12 бала анасы Бибигамбәр Әхмәдиева гаиләсе, якыннары белән олуг юбилеен – 100 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров Бибигамбәр әбигә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды, истәлекле дата белән тәбрикләде, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашты. Көчле рухлы, намуслы – якыннары аны шулай бәяли. Бибигамбәр әби үзен бәхетле һәм бай кеше дип саный – 21 оныгы, 34 оныкчыгы бар, оныкларының 14 баласы үсеп килә икән инде. 100 яшькә җитүенең сере исә гади – сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, намус кушканча яшәргә һәм эшләргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, догада булырга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International